20 июньдә Россиянең югары уку йортларында һәм көллиятләрендә кабул итү кампаниясе башлана. Мәктәпне тәмамлаучылар сайлап алган уку йортына керү өчен документларны республиканың теләсә кайсы почта бүлегендә җибәрә ала. Россия почтасы куркынычсыз җиткерү өчен берничә җибәрү вариантын тәкъдим итә.
Абитуриентлар документларны заказлы хат, билгеләнгән кыйммәт белән бандероль, кертмә исемлеге һәм тапшырылу турында хәбәр, шулай ук экспресс-жибәрү (EMS) аша җибәрә ала. Алдан түләнгән җибәрү сервисы ярдәмендә мәктәпне тәмамлаучылар Почта сайтында үзаллап җибәрүне рәсмиләштереп түләп, аннары почта бүлегендә операторга бирә ала.
Документларны вакытында җиткерү һәм дөрес адреска тапшыру өчен Почта хезмәткәрләре аларны алдан җибәрергә киңәш итә. Шулай ук почта бүлегендә биреләчәк квитанцияне сакларга кирәк. Анда хатны сайтта яки мобиль кушымтада күзәтү өчен кирәкле трек-номер күрсәтелгән.
Документларны уку йортларына иң тиз җибәрү өчен аббитуриентлар EMS экспресс-жибәрү сервисын куллана ала. Россия почтасы курьеры клиент өчен уңайлы урында документларны алып, шундук түләүне кабул итә. Почта менә шундый хатлар өчен тышлыкны бушлай тәкъдим итә.
«Курьер тапшыру сервисы — хат-мәктүпләр җибәрүнең иң уңайлы һәм тиз ысулларының берсе, — диде Россия почтасының республика идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов. — Шулай ук, абитуриентка институтта барлык кирәкле документлар тапшырылганына гарантияле булу өчен, без кертмә исемлеген рәсмиләштерүне тәкъдим итәбез." Аны документлар пакетын формалаштыру вакытында өйдә онлайн тутырып, принтерда бастырып алырга мөмкин. Хат институт яки колледжга җиткерелгәч, сезгә кайтарылачак кәгазь яки электрон хәбәрнамә — документларны алуның рәсми раслануы булып тора.»