Бүген Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Бәдертдинова Мияссәрә Ситдыйк кызы 96 яше тулган көнен бәйрәм итә.

2026 елның 15 июне, дүшәмбе

Мияссәрә Ситдыйк кызы 15.06.1930 елда ТАССРның Минзәлә районы Кызыл Төбәк авылында туган.

14 яшеннән колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган. 1949 елда кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы, Тукай исемендәге колхозда сыер савучы, бозау караучы булып эшли.

Мияссәрә Ситдыйк кызының күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар. “1941-1945елларда БВС фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше белән 6 бала үстергәннәр. Әби ялгызы яши, аның 13 оныгы, 26оныкчыгы, 5 оныкчыгының баласы бар.

Хөрмәтле Мияссәрә Ситдыйк кызы!

Туган көнегез белән ихлас теләкләребезне кабул итегез!
Без Сезнең буын — батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз, Сез Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән буын.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күтәренке кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.
Минзәлә муниципаль районы Башлыгы   Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International