Минзәләдә тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Бүген, 21 июльдә, Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне. хезмәт ветераны Солтангәрәева Вәсыйга Мирзаян кызы 90 яшен билгеләп үтә.

Вәсыйга Мирзаян кызы Актаныш районы Тат. Суксы авылында туган. Сугыш башланганда аңа нибары 11 яшь була. Ул чор турында хатирәләр аның хәтеренә уелып калган. Сугыш чоры балаларының берсе дә өйдә утырмаган, өлкәннәргә ярдәм иткән. Кечкенә Вәсыйга да мәктәптән кайткач фермага сарыклар карарга барган.

1952 елда Актаныш районы Дербышка бистәсе егетенә кияүгә чыккан. 1994 елга кадәр алар шунда яшәгән, аннары Минзәләгә күченеп килгән

 «Волготанкер» пароходлыгында матросларның рейд бригадасында елга баржаларын җыештыручы булып эшләгән.

 Вәсыйга Мирзаян кызының күпсанлы рәхмәт хатлары бар. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International