21 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда яшен һәм кыска вакытлы көчәючән җил булуы ихтимал - 15-20 м/с, урыны белән көчле җил; төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
20 июльдә 18 сәгатьтән 21 июльдә 18 сәгатькә кадәр һава торышы
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Урыны белән кыска вакыты яңгыр, көчле яңгыр. яшен.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан 4-9 м/с, урыны белән кискен - 14 м/с, яшен вакытында кыска вакытка көчәючән --20 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +14..+16˚. Көндез максималь һава температурасы +24..+26˚.