Минзәлә районында тыл ветеранын котладылар

2020 елның 19 июле, якшәмбе

Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Бамбурова Ольга Егоровна 90 яшен билгеләп үтә.
Ольга Егоровна Минзәлә районының Балтай авылында туган. 4 сыйныф белем бар. 11 яшеннән Куйбышев исемендәге колхозда эшли башлый

40 елдан артык сыер савучы булып эшли. Күпсанлы рәүмәт хатлары бар. Тормыш иптәше белән 4 бала үстергәннәр. Ольга Егоровнаның 3 оныгы 2 оныкчыгы бар, еш килеп хәлен белеп торалар. 
       Хөрмәтле Ольга Егоровна!
Туган көнегез белән котлауларны кабул итеп алыгыз!

Минзәлә районы башлыгы

Айдар Салахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International