Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия хәбәр итә

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Җәйге каникуллар вакытында балаларыбызны юлларда, сулыклар янында, урманда, уен мәйданчыкларында, бакчада, ишегалларында, хәтта үз йортларында да куркыныч сагалап тора.

2020 елда Минзәлә районы территориясендә балигъ булмаганнар арасында тәрәзәдән егылып төшү, химик матдәләр белән пешү, эт тешләү кебек бәхетсезлек очраклары булды.

2019 елда – суицид, суицид кылырга маташу, кайнар суга пешү очраклары булды, 1 очрак үлем белән тәмамланды. 2018 елда – юл-транспорт һәлакәтендә, янгында, суга бату, шулай ук яшен сугу нәтиҗәсендә балигъ булмаганнарның һәлак булуы ачыкланды.

Хөрмәтле ата-аналар!

Үз балагызга иминлек кагыйдәләре турында аңлатуыгызны үтенәбез.

Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комитетының

баш белгече

Гурьева Л.Р.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International