Минзәлә районында коррупциягә каршы тору буенча эшне җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Бүген, 16 июльдә, Минзәлә районында коррупциягә каршы тору буенча эшне җайга салу комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш район Советы Аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина һәм район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев рәислегендә узды.

Утырыш барышында Марк Токарев җирле үзидарә органнары эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында актив яктырту кирәклеген ассызыклады.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе  Леонид Петраев "Өстәмә һәм гомуми белем бирү системасында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру турында" баш астында доклад белән чыгыш ясады.

Барлык чыгышлардан соң район Советы Аппараты җитәкчесе Эльвира Хабибуллина нәтиҗә ясады.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International