Балалар һәм яшүсмерләр «Тургай» социаль приютының кече яшьтәгеләр төркемендә «Чәчәкләр көне» үтте. «Чәчәкләр көне» кyңелле һәм истә калырлык булсын өчен, аңа тәрбияче һәм балалар алдан ук әзерләнделэр. Тәрбияче балалар белән клумбаларда чәчәкләрне карадылар, анда чәчәк дөньясының матурлыгына сокландылар. Чэчэклэрнең һәм үсемлекләрнең әйләнә-тирә мохит өчен әһәмияте турында сөйләштеләр.
Чәчәкләр дөньясы турында үз тәэсирләрен балалар сәнгать-эстетик иҗатта белдерделәр, «Жәй чәчәкләре» аппликациясе ясадылар. Балалар белэн «Болын һәм бакча чәчәкләрен кем тизрәк утыртыр» дигән ярыш үткәрелде. Саф һавада «Цветик -семицветик» әкиятен укыдылар, «Бакча һәм кыр чәчәкләре» темасына викторина үткәрделәр. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, таныш чәчәк исемнәрен әйттеләр: ромашка, тузганак, василек. Балалар кызыксынып «җэйге картина җый» уенына кушылдылар. Кичке прогулкада балалар чәчәкләрне кузәттеләр, асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрелде, ә аннан соң җәйге чәчәкләр келәменә рәхәтләнеп су сиптеләр.
.jpg)