Гадәттәгечә, “Умырзая” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә су бәйрәменә багышланган музыкаль-спорт чарасы “Нептун көне” булып узды. Әлеге бәйрәмне балалар яраталар һәм көтеп алалар. Җәйге җылы көннәр тәрбияләчеләргә чараны саф һавада уздырырга мөмкинлек бирде. Океан һәм диңгез патшасы- Нептунның трезубец тотып бәйрәмгә килүе чиксез куаныч тудырды. Балалар белән Нептун бик күп уен-ярышлар уздырды: “Диңгез төене”, “Йөзүче”, “Балыкчы”, “Асфальтта су белән рәсем ясау”. Чара бик күп уңай эмоцияләр калдырды һәм сабын куыклары белән дискотека белән тәмамланды.