Бүген Минзәләдә яшәүче БВС ветераны Галимҗанов Вазыйх Галимҗан улының туган көне.
Вазыйх Галимҗан улы 1927 елның 14 июлендә Минзәлә районы Тулбай авылында туа. 1944 елда Совет Армиясе сафларына алына, 1951 елга кадәр хезмәт итә.
Сугыштан соң Вазыйх Галимҗан улы бөтен хезмәт юлын белем бирүгә багышлый. районның авыл мәктәпләрендә укытучы һәм дирекор булып эшли. Тормыш иптәше белән 60 ел бергә яшиләр, 3 бала тәрбияләп үстерәләр.
Хөрмәтле Вазыйх Галимҗан улы!
Котлыйбыз Сезне туган көнегез белән.