2020 елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермерлык хуҗалыкларында терлекчелек тармагында эш нәтиҗәләре турында 11 июльдә Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.