14 һәм 15 июльдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы территориясендә 35-38 градус максималь температура белән көчле эсселек көтелә.
13 июльдә 18 сәгатьтән 14 июльдә 22 сәгатькә кадәр һава торышы
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен.
Көндез явым-төшемнәрсез диярлек. Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, урыны белән кискен -- 13 м/с, яшен вакытында кыска вакытка көчәючән 15-20 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +20..+22˚. Көндез максималь һава температурасы +34..+36˚.