Минзәлә районында БВС ветеранын туган көне белән котладылар

2020 елның 12 июле, якшәмбе

Бүген Минзәлә районында яшәүче БВС ветераны Ризатдинов Равил Ризатдин улы туган көнен билгеләп үтә.

Равил Ризатдин улы 1926 елның 12 июлендә Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылында туган. 1943 елда Минзәлә район хәрби комиссариатыннан фронтка 183 нче укчы полкка чакырыла.

1945 елга кадәр хәрби складта укчы була. 1945 - 1950 елларда Япония чигендә рядовой званиесендә хезмәт итә. Сугыштан соң колхозда төрле эшләрдә хезмәт итә. Тормыш иптәше белән 2 бала үстерәләр.

                Хөрмәтле Равил Ризатдин улы!

Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм.

Ныклы сәламәтлек. иминлек, озын гомер, күтәренке кәеф. якыннарының яратуын тоеп яшәвегезне телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International