Минзәлә районында Исламовлар гаиләсе "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнде

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Минзәлә районында ел саен бу көнне зурлап билгеләп үтәләр иде, әмма быел коронавирус үз төзәтмәләрен кертте.

Исламовлар гаиләсен әлеге истәлекле көн белән тәбрикләргә, җылы сүзләрен җиткерергә район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев. район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова, Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов килгән иде.

Исламовлар гаиләсенең гомуми стажы - 65 ел. Үзара аңлашып яшәүләре, гаилә кыйммәтләрен тугры саклаулары белән Миңнерәҗәп Ислам улы һәм Нәгыделбанат Динмөхәммәт кызы районда билгеле кешеләр. Гадел хезмәтләре белән муллыкка ирешкәннәр, балаларын җәмгыятҗнең лаеклы әгъзалары булырлык итеп тәрбияләгәннәр.

Иске Иркәнәш авылында Исламовлар гаиләсе үрнәк гаиләләрдән санала, авылдашларының ихтирамын казанган гаилә.

Миңнерәҗәп Ислам улы Минзәлә районы районы Иске Иркәнәш авылында крестьян гаиләсендә туган. 5 ел Иркәнәш мәктәбендә укыган, тормыш шартлары авыр булу сәбәпле, укуын ташлап колхозда эшли башлаган.

1951-1954 елларда Совет Армиясе сафларында, танк гаскәрләрендә хезмәт иткән. Армия хезмәте Калининград өлкәсе Черноховский шәһәрендә уза. 1954-1992 елларда Минзәлә районы Тукай исемендәге колхозда механизатор булып эшли. Гомуми эш стажы - 54 ел 20 көн. Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне күпсанлы дәүләт бүләкләренә ия.

Нагыделбанат Динмөхәммәт кызы Минзәлә районы Иске Мәлкән авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң 3 ел дәвамында Иске Мәлкән авылында эшли, халыктан сөт җыя һәм Минзәләгә илетп ташыра.

1946-1947 елларда Пермь шәһәрендә патефон заводында хезмәт куя. Авылга кайтып. 1953 елга кадәр төрле эшләрдә эшли, урман кисә.1955 елда Иске Иркәнәш авылына укытучы булып эшләүче апасы Сәриягә кунакка кайта. Кичке биюләр вакытында яшьләр танышып китәләр, бер-берсен яратып өлгерәләр. 1955 елның 15 июнендә туй итәләр.

1968 елга кадәр Минзәлә районы Тукай исемендәге колхоз фермасында эшли. 1968 елдан 1983 елга кадәр - лаеклы ялга чыкканчы Иркәнәш мәктәбендә җыештыручы булып эшли. Күпсанлы бүләкләре бар. Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне.

Гаилә иске Иркәнәш авылнда яши. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныклары, шулкадәр оныкчыклары бар. Ике кызлары да медицина белгчелеге алып, үз ююлларын тапканнар.

Яр Чаллыда яшиләр. Уллары Әнвәр әти-әнисе белән яши, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International