Минзәлә районы "Тургай" приютында «Нептун көне”  бәйрәме.

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы  Минзәлә  муниципаль районының  “Тургай”   балалар социаль приютында  җәйнең  иң  матур , иң куңелле бәйрәмнәрнең берсе, диңгез патшасы Нептун көне уткәрелде. Бу бәйрәм Татарстан Республикасының  “ Без бергә” проектын тормышка ашыру буенча уткәрелде һәм  приютта тәрбияләнуче баларның актив катнашуында узды. Бәйрәм барышында балалар , “Русалка” мультфильм геройлары -диңгез патшасы Тритон, аның кызлары  Ариэль һәм Урсула белән бергә сихри диңгез әкияте  дөньясына чумдылар. Диңгез  папшасының  ашамлыкларыннан авыз иттеләр, төрле конкурсларда катнашып диңгез патшасы Тритоннан  баллы буләкләр алдылар. Җәйнең иң кызу көнендә уткәрелгән  су бәйрәме “Нептун көне”   балаларга  ел буена  җитәрлек энергия биреп , истәлек булып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International