Бүген Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Абдуллина Лидия Степановна туган көнен билгеләп үтә.
Лидия Степановна Минзәлә районы Югары Юшады авылында туган. 7 сыйныфны тәмамлауга Минзәлә педагогия көллиятенә укырга керә. 2 курстан соң Алабуга шәһәренә китә, туку фабрикасында эшли. 1949 елда Кемерово шәһәренә вербовать ителә, медицина лабораториясендә эшли, шунда ук кияүгә чыга. 1969 елда гаиләсе белән туган якларына, Югары Юшадыга әйләнеп кайта. Лаеклы ялга чыкканчы фермада бригадир булып эшли. Пенсиягә чыккач, Минзәләгә күченеп киләләр, биредә ул 7 ел бакчада дворник булып эшли. Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбиялиләр.
Хөрмәтле Лидия Степановна!
Эчкерсез котлауларны һәм матур теләкләрне кабул итеп алыгыз.