Фельдшер – урта махсус белемле медицина хезмәткәре. Гәрчә ул табиб булмаса да, кайбер очракларда халыкка медицина ярдәмен нәкъ фельдшер күрсәтә.
Иң беренче чиратта бу ашыгыч ярдәм эшенә кагыла.
Минзәлә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлекчәсендә Минзәлә районы халкына теләсә кайчан ярдәмгә килергә әзер торучы югары профессионал фельдшерлар эшли.
Хаҗиева Альбина Фәит кызы ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә 2009 елдан бирле эшли. Моңа кадәр ул Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә хезмәт куя (бу өлкәдә гомуми эш стажы - 29 ел).