Башкарма комитетның 2020 елның 11 мартындагы карары нигезендә Минзәлә муниципаль районында 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар чистарыну буенча икеайлык игълан ителде.
Ләкин коронавирус чорындагы вәзгыятьне исәпкә алып, массакүләм өмәләр уздыру ярамый. Әмма шәхси йорт хуҗаларын чикләүләрне бозмыйча үз территорияләрен чистартырга чакырабыз.