Бүген, 7 апрельдә, Минзәләдә яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучы Солтанов Ильяс Шәех улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Ильяс Шаехович!
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы исеменнән эчкерсез тәбрикләү сүзләрен кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, көч-куәт һәм иминлек телибез.
Ильяс Шәехович Актаныш районы Иске Әгъбәҗ авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшләгән. 1944 елда Актаныш район хәрби комиссариатыннан армиягә алына. Танк командиры. Казан Югары партия мәктәбен тәмамлаган.
Актаныш район башкарма комитеты рәисе урынбасары, икенче секретарь булып эшләгән. 1961 елда Солтановлар гаиләсе Минзәләгә күченеп килә. Ильяс Шәехович Минзәләдә райкомда, авыл хуҗалыгы идарәсендә, май-сыр комбинатында, ГПТУ-52 дә эшли. Тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр.