«Татарстан Республикасының 2019-2020 елларда үткәрелә торган чаралар» планын үтәү» , аерым алганда, «Балачак унъеллыгы кысаларында үткәрелә торган чаралар» планын тормышка ашыру буенча һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салу максатыннан, 2020 елның 6 мартында Минзәлә муниципаль районының» «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Назлы март» акциясе узды. Анда «Әнигә елмаю бүләк ит» музыкаль-концерт программасы оештырылды. Бәйрәмгә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, әби-әниләре, якын туганнары чакырылган иде.
Музыкаль-концерт программасы конкурс формасында булды һәм берничә этаптан торды: театральләштерелгән тамаша, музыкаль әсәрләрнең хор һәм ялгыз башкаручылар тарафыннан башкарылуы, бию постановкалары, шигырьләр уку, «Әнигә бүләк» балалар иҗаты күргәзмәсен оештыру һәм бизәү, кунаклар өчен бүләкләр әзерләү Һ.б. Балалар үзләренең шигырьләре, биюләре, җырлары белән сәхнәдән әниләргә бик күп яхшы сүзләр, наз һәм игътибар бүләк иттеләр. Ә ата-аналар, үз чиратында, тәрбияләнүчеләр белән бергә биюләрдә, төрле уеннарда катнаштылар. Үз балаларының чыгышларын кунаклар күз яшьләре чыкканчы карадылар һәм бергә күңел ачтылар, уз балаларының приюттагы уңышлары белән горурландылар.
Бәйрәм ахырында тәрбияләнүчеләр әниләргә, әбиләргә һәм кунакларга, «ТРИЗ» түгәрәге кысаларында, алдан әзерләнгән матрешкалар формасындагы декоратив бизәү такталары бүләк иттеләр. Үткәрелгән музыкаль-концерт программасы балаларны һәм аларның әти-әниләрен берләштерде. Чарада катнашучылар истәлекле призлар һәм төрле номинацияләрдәге дипломнар белән бүләкләнделәр.
(2).jpg)
(1).jpg)