Дәүләт Думасы "Ачык хакимиятне оештыруның аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында" Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр турында закон проектын өченче, соңгы укылышта кабул итте.

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Думасы "Ачык хакимиятне оештыруның аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында" Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр турында закон проектын өченче, соңгы укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

"Бүген без бик мөһим карар өчен тавыш бирдек, Россия Федерациясе Президенты керткән закон проектын өченче укылышта кабул иттек. Исегезгә төшерәбез, закон проектына 400 гә якын төзәтмә әзерләдек, 200 ен без кичә кабул иттек. Аеруча Владимир Путин керткән һәм социаль әһәмияткә ия булган төзәтмәләрнең әһәмиятен искәртәм".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International