Язның иң гүзәл бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан районыбызның бер төркем хатын-кызы Татарстан Республикасы Президенты белән очрашты, Тантана "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты:хатын=кыз күзлегеннән" бәйгесе кысаларында. Казан шәһәрендә Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында узды.
Делегация составында Аида Биктимирова (район Советының гомуми бүлеге начальнигы), Гөлгенә Ботова ("Калморза" хуҗалыгының машина белән саву операторы), Гөлчәчәк Габдрахманова (район Мәдәният сарае директоры), Резида Гарипова (Тауасты Байлар авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре), Халидә Зиатдинова ( “Тургай” тернәкләндерү үзәге шәфкат туташы), Светлана Латыйпова (Иске Матвеевка мәктәбенең рус теле укытучысы), Марина Родичева (район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары), Миләүшә Сәхәпова (Югары Тәкермән мәктәбе укытучысы), Фәридә Сабирова (Тулбай ФАП мөдире), Фиразия Сафиуллина (район Мәдәният сараеның әйдәп баручы белгече) бар иде.