"Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2020 елның 6 марты, җомга

Урамда әле кар катламы ятса да, календарьда инде яз… «Умырзая» Минзәлә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә Халыкара Хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм нәкъ шундый  сүзләр белән башланып китте.

Чарага әзерлек күптән башланган иде: тәрбиячеләре белән берлектә балалар шигырләр ятлап, җыр – биюләр әзерләде. Кадерле әниләр һәм әбиләргә, үзәктә эшләүче гүзәл ханымнарга бүләккә котлау открыткалары ясадылар.

Бәйрәм дәвамында тәрбиянүчеләр белән зурлар да кызыклы уен-конкурсларда теләп катнашты. Чара җылы мөхиттә узды. Катнашучылар һәм бәйрәм кунаклары якты тәэсирләр алып, киләсе ялларга күңел күтәренкелегендә киттеләр, дип өметләнәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International