Әлфия Когогина: Дәүләт Думасы ватандашларга ярдәмгә юнәлтелгән инициативаларны гамәлгә ашыра.
Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта Россия гражданлыгын алуны гадиләштерү һәм ватандашларга ярдәмгә юнәлтелгән ике закон проектын кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, иктисадый сәясәт, сәнәгать. инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:
"Дәүләт Думасы ватандашларга ярдәмгә юнәлтелгән инициативаларны эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра.
Без РФ гражданлыгын алу процедурасын гадиләштерәбез, рус телендә сөйләшүче ватандашларыбызны бюрократик буталчыклардан азат итәбез".
.