6 мартта Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Василий Гриневка, Екатерина Николаевага, Хәмидә Вафинага юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды.
РФ Президенты Владимир Путин, район башлыгы Айдар Сәлахов исеменнән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова килде.