Бәйрәм кысаларында ана капиталын алуга дәүләт сертификатларын тантаналы шартларда сабыйлары булган әниләргә - Лилия Мөнировага, Ләйлә Рәшитовага, Айгөл Шакировага тапшырдылар.
-Бала туу - гаиләдә зур шатлык. 2020 ел-барыбыз өчен дә истәлекле: ТАССРның оешуына 100 ел, Бөек Җиңүгә 75 ел. Шуның өчен бала туу гаиләгез өчен өчләтә бәйрәм. Балаларыгыз сәламәт, зирәк, бәхетле булсын, - диде тантаналы чарада район башкарма комитетының социаль мәсәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-verkhnem-takermene-veteranam-vruchili-yubileynye-medali