Югары Тәкермән авыл җирлегендә ветераннарга юбилей медальләре тапшырдылар

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей медальләре тапшыру дәвам итә.

Югары Тәкермән авыл җирлегендә яшәүче 13 ветеранга медальләр бәйрәмчә шартларда тапшырылды.

Район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев "Бөек җиңүгә 75 ел" юбилей медален тапшырды.

Түбән Тәкермән авылында яшәүче Ләбүдә Мәвзетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Авылдашлары исеменнән юбилярны авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International