Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылау кысаларында, Минзәлә муниципаль районында халыкка социал ярдәм күрсәтү кмоплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре Гөлфирә Харисова һәм Гөлназ Галимова клуб мөдире И.Галиуллина һәм китапханәче Г.Мәүлина белән берлектә "Балачак һәм сугыш янәшә булдылар" баш астында чара уздырдылар. Чарада социаль хезмәт алучылар, авыл халкы һәм мәктәп укучылары катнашты.

Чара барышында сугыш чоры балалары яшь буынга сугышның аларның балачагын тартып алуы, меңләгән бала язмышын сынау астына куюы хакында күз яшьләре аша сөйләде.

Сугыш имгәткән балачак, коточкыч ачлык, үлем аларда кыюлык, рухи ныклык, Ватан хакына батырлыкка бару сәләте тәрбиялә. Яшь буын тын да алмыйча сугыш чоры балаларының бәянен тыңлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International