Кышкы балык тоту буенча ачык ярышлар һәм уха фестивале ТАССРның 100 еллыгына багышлана.
Ярышлар 25 гыйнварда Минзәлә муниципаль районының Минзәлә елгасында (Воровский исемендәге бистә ягыннан) уздырылачак.
Балык тоту 07.00 сәгатьтә башлана.
Уха фестивале 08.30 сәгатьтә башлана.
Ярышлар ачык. Яшенә, җенесенә һәм кайда яшәвенә карамастан, барлык һәвәскәр балык тотучылар катнаша ала. 18 яшькә кадәрле үсмер кызлар һәм егетләр ярышларга ата-анасы яки опекуны белән кертелә.
Катнашуга гариза 2020 елның 24 гыйнварында 3-18-46 телефоны аша яки электрон адрес буенча кабул ителә:
Landysh.Minnahmetova@tatar.ru яки ярышлар булган урында кабул ителә.
Катнашучыларның үзе белән паспорты яки туу турында таныклыгы булырга тиеш.
Ярышлар бер турда 3 сәгать буе дәвам итәчәк.
Ярышлар түбәндәге зачет төрләрендә уздырыла:
- Команда зачеты (командада 3 кеше) – максималь суммар авырлык
- Иң күп балык тотучы (команда зачеты)
- Шәхси зачет (ир-атлар) – максималь суммар авырлык
- Шәхси зачет (хатын-кызлар) – максималь суммар авырлык
- Иң эре балык – 1 нче экземплярның максималь авырлыгы (зачетның барлык төрләре буенча)
Команда зачетында катнашучылар ярышларның шәхси зачетында катнашалар.
Барлык номинацияләрдә призерлар мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә.
http://menzela.ru/news/novosti/v-menzelinske-proydut-sorevnovaniya-po-zimney-lovle-i-festival-ukhi