Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Имин булмаган метеорологик күренешләр: 2020 елның  21 гыйнварында Татарстан республикасы территориясендә һәм Казанда бозлавык, юлларда көчле бозлавык, көндез көньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил һәм буран булуы көтелә.

Казан буенча:

Болытлы. Кар, юеш кар. Көндез урыны белән бозлавык, буран. Төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә көньяк-көнбатышка авышучан җил, көндез кискен  - 15 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -1..-3˚. Көндез максималь һава температурасы -1..+1˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:

Болытлы. Кар, юеш кар. Көндез урыны белән бозлавык, буран. Төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә көньяк-көнбатышка авышучан җил, көндез кискен  - 17 м/с. Төнлә минималь һава температурасы 0..-3˚. Көндез максималь һава температурасы -1..+2˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International