Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре минераль ашламалар сатып алуга субсидияләр ала алачак.

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет чаралары  алырга мөмкин. Бу акчаларны бер гектар чәчү мәйданына минераль ашламаларның кимендә 35 кг гамәлдәге матдәсен туплаган хуҗалыклар алачак. 

Агымдагы елда бер гектарга 70 кг дан артык гамәлдәге матдә туплау бурычы куелган. Шуның өчен аз күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.

15 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, Республика буенча тулаем алганда гамәлдәге матдәгә исәпләгәндә 54 682 тоннадан артык минераль ашлама яки чәчүлекләрнең бер гектарына 19,5 кг гамәлдәге матдә тупланган, бу 2019 ел күрсәткеченнән аз гына югары. Узган елның бу датасына республикада тупланган ресурслар бер гектарга 17,1 кг тәшкил итә.

Тулырак мәгълүмат безнең рәсми сайтта  Оператив мәгълүмат бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International