Минзәлә елгасы яр буенда Кач ману коенулары

2020 елның 19 гыйнвары, якшәмбе

Минзәлә шәһәрендә яшәүчеләргә беренче тапкыр шәһәрдә Кач ману уңаеннан коену мөмкинлеге тудырылды.

быел Кач ману бәйрәме уңаеннан Минзәлә елгасы яры буенда (шәһәр ягыннан) бәйрәм чарасы оештырылды.

Иерей Роман Храмутичев купельне изгеләндергәннән соң, Минзәлә шәһәре православие дине тарафдарлары мөмкинлектән файдаланып, коену өчен Минзәлә елгасы яры буена килә башладылар.

Бәйрәмгә килүчеләр өчен чәй эчү оештырылган иде (әйтик, иртәнге 7 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр кунакларны Воровский авыл җирлеге вәкилләре сыйласа, 13.00 - 19.00 сәгатьләрдә аларны Иске Маҗын авылы вәкилләре алыштырды. Штаттан тыш хәлләр була калса, ашыгыч ярдәм, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, хокук саклау хезмәткәрләре, Эчке эшләр министрлыгы бүлеге, ФОРПОСТ вәкилләре кизү торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International