"Россиянең ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

"Мәгариф" Өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, ярдәм итү һәм бүләкләү, педагогик хезмәтнең абруен күтәрү, Минзәлә муниципаль районының иң яхшы педагогларының педагогик тәҗрибәсен тарату максатларында, 2019 елның 2 декабреннән 2020 елның 16 гыйнварына кадәр Минзәлә районында "Россиянең ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсы узды.

2019-2020 уку елында Татарстан Республикасында "Россиянең ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе - 3 нче урта мәктәпнең физика укытучысы Хамматова И.И.

Конкурс призерлары –  2 нче урта мәктәпнең география укытучысы Зиязиева Р.Р.,2 нче урта мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Попова Е.С.,, 3 нче урта мәктәпнең география укытучысы Горохова Т.Л..

"Педагогик дебют - 2020" номинациясе җиңүчесе - 1 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Митюшкина Н.В.

"Педагогик дебют - 2020" номинациясе призерлары:

- Хуҗәмәт урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Шәйдуллина А.М, 3 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Крючкова К.А., 2 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Погорелова К.Е..

"Татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2020" номинациясендә җиңүче

- Җәләева Г.Г., 3 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

"Татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2020" номинациясендә призерлар:

- "Гимназия" МББУ татар теле укытучысы Галиева Л.А.2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минегалиева И.М., 1 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәибяты укытучысы Гайнуллина Л.Г..

Түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр:

- «Һөнәргә тугрылык өчен" - 1 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ильина О.В.,

- «Заманча укыту чараларыннан файдалануның нәтиҗәлелеге» - Мөхәмәдиева Р.Ш., "Гимназия" МББУ башлангыч сыйныфлар укытучысы»;

- «Укытучы-оста» - Нургалиева Ю.И., 2 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

- «Иҗади якын килү һәм оригинальлек өчен" - Газизова Р.А., 3 нче урта мәктәп укытучысы;

- «Педагогик табышлар өчен" -Коноваловка төп белем бирү мәктәбенең Юртау башлангыч мәктәбе филиалы укытучысы Гатауллина Л.Т..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International