Бүген Минзәлә ЗАГС бүлегендә елның беренче пары законлы никахлашты.

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

2020 елда беренче булып гариза бирүче һәм 1 номер астында гражданлык хәле турындагы китапта кул куючы бәхетле өйләнешүчеләр - Роберт Полховский һәм Регина Галиева.

Башланып киткән Татарстан АССРның 100 еллыгында республика тарафыннан юбилей медале гамәлгә куелды. Аны муниципаль районнарда беренче өйләнешүчеләргә тапшырачаклар. 

Минзәлә пары аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева кулыннан алды. ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова өйләнешүчеләрне гаилә корулары белән тәбрикләде һәм аларга озын бәхетле гомер, тигез мәхәббәт һәм гаиләдә дус-тату яшәүләрен теләделәр.

2020 елның беренче никахлашу көнендә район ЗАГС бүлегендә  тагын өч пар язылышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International