Минзәләдә тыл ветеранын 90 яше белән котладылар

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Бүген, 17 гыйнвар көнне, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Әхмәтсалих Вәли улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ветеранны әлеге истәлекле дата белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина килде. Җылы тәбрикләү сүзләре белән Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Айдар Салаховның истәлекле бүләкләрен тапшырды, аңа сәламәтлек, күтәренке кәеф, якыннарының һәм туганнарының кайгыртуын тоеп яшәвен теләде.

Әхмәтсалих Вәли улы Минзәлә районының Түбән Тәкермән авылында туып үскән. Сугыш елларында башкалар белән бергә алны-ялны белми хезмәт куйган. Күп еллар дәвамында, лаеклы ялга чыкканчы туган колхозында төрле эшләрдә хезмәт куйган. Тормыш иптәше белән бергә 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә бабайның 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар, алар аның янына килеп хәлен белеп торалар.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Әхмәтсалих Вәли улының күңеле көр, кәефе яхшы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International