Минзәлә районында мөгезле эре терлек генетикасын яхшырту буенча семинар уза

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы базасында терлекләрне ясалма орлыкландыру мәсьәләсе буенча авыл бирлекләре башлыклары, КФХ җитәкчеләре, ветеринария белгечләре катнашында семинар-киңәшмә узды.

Авыл җирлекләрендә фәнни казанышларга нигезләнгән ясалма орлыкландыру оештыру вакыты җитте.

Хуҗәмәт авылында гражданнар җыенында чыгыш ясаган "Камский бекон" вәкиле Хәйдәр Галяутдинов нәсел эшен югары дәрәҗәгә күтәрүне терлекчелектә беренчел бурыч булып тора. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Руслан Таймасов семинар-киңәшмәне ачып җибәрде. Ул барлык авыл җирлекләрендә ясалма орлыкландыруны 100 процент итү бурычын куйды. 

Семинарда "Элита" баш нәсел предприятиесе генераль директоры Фәннур Зарипов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International