Быел купель Минзәлә елгасының реконструкцияләнгән яры янында булачак.

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Бәйрәм иртәнге 7 сәгатьтән кичке 7 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

19 гыйнварда Кач ману хөрмәтенә Минзәлә елгасының яр буенда (шәһәр ягыннан) бәйрәм чарасы оештырыла

Район башкарма комитеты җитәкчесе, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү район комиссиясе рәисе Рамил Ягафаров уздырган киңәшмәдә сүз Минзәлә елгасы ярында Кач ману бәйрәмен оештыру һәм уздыру буенча чаралар турында барды.

"Купель ачык һавада ясалачак. Шуның өчен халык иминлеген тәэмин итү буенча барлык таләпләр үтәлрегә тиеш", - дип ассызыклады комиссия рәисе.

Утырышта бәйрәм уздыру, бәке тишү, коймак белән кайнар чәй әзерләү, палаткалар урнаштыру буенча җаваплы затлар билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International