Минзәләдә ГТО комплексын үтәүгә керештеләр

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Нормативларны тапшыруның беренче этабы "Юбилейный" спорт мәктәбендә уза.

Минзәләнең 18-70 яшьлек һәм аннан өлкән спорт сөючеләре ГТО нормативларын тапшыруның беренче этабына керештеләр.

Минзәлә районында ГТО белгече Дарья Липина билгеләп үткәнчә, Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын башкару - үз сәламәтлеген кайгырту гына түгел, аның кайбер өстенлекләре дә бар.

-Мисал өчен, югары уку йортларына керүче өлкән сыйныф укучылары барлык сынауларны бик яхшы тапшырган очракта, БДИга өстәмә баллар алырга мөмкин.

Бүген нормативлар тапшыру спортның кайбер төрләре - алга иелү, озынлыкка сикерү, тартылу, гер күтәрү, пресс (хатын-кызлар), этелү буенча уза. Теләгән кешеләр үз көчләрен йөзүдә дә сынап карый алачак.

Иртәгә, Минзәлә районы яшҗләр эшләре бүлеге башлыгы Фаяз Хизбуллин хәбәр иткәнчә, чаңыг ярышларыннан торган икенче этап Урман чишмәсе янында узачак.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-pristupili-k-vypolneniyu-kompleksa-gto

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International