"Туган табигатькә мәхәббәт белән" мәгълүмат сәгате

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТАТАРСТАН АССРның ОЕШУЫНА 100 ЕЛга багышлап.
Әйләнә-тирәгезгә карагыз: безне нинди матур дөнья чолгап алган -- урманнар, кырлар, елагалар, диңгезләр. таулар, күк йөзе, кояш, җәнлекләр. кошлар. Бу - табигать. Тормышыбыз аннан аерылгысыз.

Безгә тормыш өчен бар нәрсәне табигать бирә, бездән сак караш таләп итә.
 1997 елның 11 гыйнварыннан башлап, илебездә Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә.
  16 гыйнварда үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре Минзәлә медицина училищесы студентлары белән "Туган як табигатен ярату белән" мәгълүмат сәгате уздырдылар.
 Чараның максаты - тормышыбызда табигатьнең әһәмиятен күрсәтү, экология проблемаларына студентлар игътибарын җәлеп итү.
Студентлар төрле конкурсларда теләп катнаштылар. Чара ахырында бердәм фикергә килделәр: Җир планетасын саклау өчен бай яки хәерче, озын буйлы яки тәбәнәк буйлы, галим яки гади эшче. өлкән яки бала булу кирәк түгел. Үз йөрәгеңне тыңларга кирәк.
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International