Бүген Минзәлә шәһәре 2 нче урта мәктәбенең экологик отряды активисты Нәргизә Зыязиева "Татарстан Республикасының яшь натуралистлары" республика конкурсы җиңүчесе булды.
Җиңүчеләрне бүләкләү Казан шәһәренең "Дом" экоүзәгендә узды. Конкурс Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм "Будет чисто" Төбәк яшләр иҗтимагый оешмасы ярдәме белән узды.
Гаризаларны кабул итүгә республиканың барлык почмакларыннан 447 конкурс эше каралды.
Конкурс эше җитәкчесе Рушания Зыязиева мәктәп җитәкчелегнә, мәгълүмати-методик үзәк методисты Айгөл Салаховага һәм методик ярдәм өчен мәгариф бүлегенә зур рәхмәт белдерә.