2019 елда "Кече һәм урта эшмәкәрлек" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 410 млн сумнан артык суммага төрле төрдә ярдәм алдылар.
"Агростартап" программасы буенча 2019 елда 103 гариза бирүче 312,7 млн сумга 2-4 млн сумга кадәр грантлар алдылар, ә авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативларын үстерүгә 29 кооператив 98,9 млн сумлык субсидия алды.
Бүгенге көндә республикада 280 кооператив эшли, аларның 5е узган елда булдырылган. Соңгы ике елда кооперативлардан табыш икеләтә артты, ә аларның әгъзалары саны - 8 тапкыр артты.