Очрашуда һәрбер авыл кешесе муниципаль хакимият вәкилләренә, белгечләргә, оешма һәм предприятие җитәкчеләренә сорау бирә һәм тиешле аңлатма ала. Кагыйдә буларак, гражданнар җыенына авыл җирлегенең һәм районның икътисадый, социаль һәм мәдәни өлкәгә кагылышлы кискен проблемалар чыгарыла.
Хуҗәмәт авыл җирелегендә узган чираттагы җыенда район башлыгы, район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Вилданова "2019 елда авылның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга планнар турында" доклад белән чыгыш ясады.
Җыелыш барышында шулай ук "Камский бекон" ҖЧҖ вәкиле Хәйдәр Галәветдинов, полициянең участок уполномоченные Ильмир Сәхәбиев чыгышлары тыңланды.
сующие их вопросы. Ни одно обращение не осталось без внимания, все они были запротоколированы и взяты на контроль для дальнейшего рассмотрения.
Иртәгә, 16 гыйнварда. җыеннар Иркәнәш һәм Әтрәкле авылларында узачак.