Наратлы Кичү авылында яшәүче Мөнҗия Гарипова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Наратлы Кичү авылында яшәүче Мөнҗия Гарипова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны юбилее белән котлап, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев РФ Президенты Владимир путинның котлау открыткасын һәм Минзәлә район башлыгы Айдар Салаховның истәлекле бүләген тапшырды.

Юбилярны шулай ук Наратлы Кичү авыл җирлеге башлыгы Фәрәхетдин Минһаҗев та котлады. Ул Мөнҗия апага ныклы сәламәтлек, иминлек һәм туганнары һәм якыннарының кайгыртуын тоеп яшәвен теләде.

Ул буынның башка вәкилләре кебек үк, Мөнҗия Гарипованың хезмәт биографиясе бик иртә башланган. 10 яшеннән колхозда төрле эшләрдә йөргән. 1977 елдан башлап, лаеклы ялга чыкканчы Мөнҗия ханым почтальон булып эшләгән. Аның гомуми эш стажы сокланырлык - 46 ел!  Мөнҗия апаны бүген дә онытмыйлар, бәйрәмнәрдә котлыйлар, ул аларга бик рәхмәтле.

1955 елда ул кияүгә чыга һәм Шикәрле Каен авылына күченә. Тормыш иптәше белән өч балага гомер бирәләр, хәзер әбинең 6 оныгы, 11 оныкчыгы бар.

 - Алар минем таянычым! Мине тәрбиялиләр, кирәк икән, дәвалыйлар, - ди Мөнҗия әби. Аларга, тынычлыкта яшәүче һәркемгә бәхет һәм иминлек телим.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/munziya-garipova-iz-sela-naratly-kichu-otmetila-90-letniy-yubi

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International