2019 елның 2 декабреннән Минзәлә муниципаль районында шәһәрнең белем бирү оешмалары базасында 2019-2020 уку елында Татарстан Республикасында "Россиянең ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы уза, анда шәһәр һәм районның 20 педагогы катнаша.
Педагоглар төрле фәннәр алып бара, эш стажлары һәм квалификация категорияләре төрле. әмма аларны сайланган һөнәре һәм аңа мәхәббәт берләштерә.
Әлеге конкурс түбәндәге номинацияләрдә уза:
- «Ел укытучысы»;
- «Педагогик дебют»;
- «Иң яхшы татар теле уктыучысы»
Катнашучылар ачык дәрес һәм "Мастер-класс"та үз осталыкларын күрсәтергә тиеш.
1 нче урта мәктәп базасында "Мастер-класс" конкурс сынавы узды, анда катнашучылар педагогик һәм иҗади сәләтләрен, методик алымнар һәм укыту технологияләрен күрсәттеләр.