14 гыйнварда район башлыгы Айдар Салахов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә "Ветераннар турында" Федераль закон нигезендә БВС катнашучының тол хатыны буларак субсидия алу мәсьәләсе буенча гражданка С. мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез, шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү атна саен сишәмбе көннәрдә гамәлдәге законнар нигезендә мәсьәләләрне хәл итү өчен җаваплы белгечләрне җәлеп итеп уздырыла.
Алдан язылу (885555) 3-10 -75 номеры буенча бара.