Минзәлә районында "Минзәлә 2020" Рапид Гран-при зур шахмат турниры башлана. Ул ел дәвамында 9 этаптан һәм финалдан торачак.
"Минзәлә АТП" ҖЧҖ ярдәме белән тиздән турнирның беренче этабы узачак. Шахмат турнирының бу этабын автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Рамил Кәримов Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Андрианович Митюшкин хөрмәтенә багышлый.
Анатолий Митюшкин 12 нче Минзәлә авторотасында 33 ел баш инженер, эксплуатация начальнигы, 8 ел АТП директоры вазыйфаларында хезмәт куйган.
Анатолий Андрианович Минзәләдә туган, 1918 елның 5 июнендә туган. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алынган, 1942 елда фронтка китә һәм 1946 елда запастагы майор званиесендә туган шәһәренә кайта.
I һәм II дәрәҗәле Ватан сугышы орденнары, ике кызыл Йолдыз ордены кавалерлары.25 медале бар, шул исәптән, Праганы азат иткән, Будапештны алган өчен медальләре бар.
Верховный Главнокомандующийның мактау Грамотасы, ике Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Алар туган якны өйрәнү музеенда саклана.