Минзәләдә мәгариф бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Балалар иҗат йортының актлар залында Минзәлә муниципаль районы "Мәгариф бүлеге" МКУ җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Петраев Леонид Валерянович билгеләнде.

Яңа җитәкче вазыйфаларын башкаручыны мәгариф бүлеге коллективына, урта махсус уку йортлары һәм мәктәп директорларына, балалар бакчалары мөдирләренә район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев тәкъдим итте.  Леонид Валерянович яңа вазыйфага билгеләнгәнче "Калтак урта мәктәбе" МББУ директоры вазыйфаларын башкарды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International