2020 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләрен индексацияләү

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминиятпенсияләре 6,6%ка индексацияләнде.

Индексацияләнгәннән соң билгеләп куелган түләү күләме айга  5 686,25 сум тәшкил итә, пенсия коэффициенты кыйммәте – 93 сум.

Индексация нәтиҗәсендә картлык буенча иминият пенсиясе Россиядә уртача 1 мең сумга артты. Минзәлә районында пенсиянең уртача күләме 14 070, 67 сумга җитте (иминият пенсиясе – 14 592,80, картлык буенча иминият пенсиясе – 14 967,83 сум).

2020 елның гыйнварында Минзәлә районында яшәүчеләрнең социаль һәм пенсия тәэмин ителешенә Пенсия фонды тарафыннан 130 млн сумнан артык акча җибәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International