Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018-2027 елларны илдә Балачак унъеллыгы дип игълан итте. Аның кысаларында яш гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән берничә башлангыч кертелгән.
Бу керемнәре төбәктәге яшәү минимумыннан бер ярым тапкырга ким булган гаиләләрдә туган балаларга түләүләр, ипотека кредиты, кредит буенча ставканы субсидияләү. балалар сырхауханәләре төзелеше, белем бирүнең сыйфатын арттыру.
Тр Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да авыл җирлегендә кимендә өч ел яшәгән һәм 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тудырган барлык яшь хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында карар кабул ителде.
Әйтик, әгәр беренче баланың әнисенә 25 яшь икән, түләү 50 мең сум тәшкил итә, әгәр 29 яшьлек ана өченче баласын тудырган икән, түләү - 100 мең сум.