ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы финанслашу программасы буенча эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бакчачылык ширкәтләреннән заявкалар кабул итә башлады.

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Республикада эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга СНТ чыгымнарына финанслашу буенча программа берничә ел уңышлы эшли.

2019 елда республика бюджетыннан 1:2 нисбәтендә бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерциячел булмаган ширкәтләрнең эчке инфраструктура объектларын ремонтлауга финанслашуга 83,6 млн сум акча бүлеп бирелгән.

32,8 км суүткәргеч, 19,4 км эчке юллар, 80,4 км электр белән тәэмин итү линияләрен ремонтлауга бакчачыларның чыгымнары каплатылды, шулай ук 4 трансформатор сатып алынды.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда күрсәтелгән эшләрне уздыруга документация җыю буенча эш башлады.

Эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлау буенча финанслашу программасында катнашырга теләгән бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерциячел булмаган ширкәтләр түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар

Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 нчы йорт, каб.313., тел. 292-27-73.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International